"Татарстан хатын-кызлары" организациясе мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен "Әнием пироглары" дип аталган акция игьлан итте. Бу акцияне без, Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Дүсмәт авылы әниләре, бик теләп кабул иттек. 20 октябрь көнне тәмледән-тәмле пироглар пешереп, Мамадышка җибәрдек. Пирогларыбыз ир-егетләребезгә барып ирешсен һәм алар әниләренең күңел җылысын биреп өйдә пешергән пирог тәмен тоеп сыйлансыннар. Илләребез тынычланып, ир-егетләребез сау-сәламәт булып исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
"Әнием пироглары" акциясе

- 21.10.2022
- 63
Всего комментариев: 0 | |