menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Әни - җирдә иң газиз

Әни - җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы - кояшта,
Күкнең матурлыгы - йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!Бүген без авылыбызның йөзек кашлары булган укучыларыбызның иң кадерле газиз кешеләре әниләре белән " Кояшка тиң әнием" диеп исемләнгән уен- квест оештырдык.Ярыштык,  уеннар уйнадык,укучыларыбыз үзләренең җыр- биюгә осталыкларын күрсәттеләр.

  • 01.12.2021
  • 178

Всего комментариев: 0
avatar