menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Мин сайлаган профессия

28 нче октябрь көнне Усали авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Мин сайлаган профессия" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Егетләр үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар. Алга таба сайлаячак профессияләрен атадылар. Ә өлкән яшьтәге апалары аларга киңәшләрен бирделәр,үзләренең ерак бала чакта үтәлмичә калган хыяллары белән бүлештеләр. Егетләргә куйган максатларына ирешүләрен теләделәр. Сайланган тема буенча диспут оештырылды. Укучы егетләрнең төпле җавапларына, үзләрен җаваплы итеп тоеп, төптән уйлап фикер йөртүләренә сокланмыйча мөмкин түгел. Күңелле генә фикер алышу килеп чыкты.Хыялларыгыз тормышка ашсын балалар. Илебезнең тулы хокуклы, лаеклы гражданнары булып үсегез. Кичә ахырында укучылар көчләрен бильярд  уенында сынашты, ә апалар вакытлы матбугат белән танышты. Мәдәният йортыбыз якты, җылы. Һәр оештырылган кичә көтеп алына, түгәрәкләр эшли. Халык теләп йори.

  • 31.10.2022
  • 124

Всего комментариев: 0
avatar