Яңа демократик Россия Конституциясе безнең тормышыбызга гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, Россия Федерациясенең бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты буларак керде. Ул - дәүләтебезнең, аның сәяси системасының һәм гражданлык җәмгыятенең өлгергәнлеген раслаучы документ.
Төп Законны илебезнең дәүләт символлары кебек хөрмәтләү – ул үз илеңнең патриоты булу дигән сүз.
Конституция көне уңаеннан Көек-Ерыкса мәдәният йортында өлкән класс укучылары өчен "Төп Закон һәм без шуның буенча яшибез!" дип аталган мәгълүмати сәгать уздырылды. Монда укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, конституцион хокуклары һәм бурычлары, ватанның бәйсезлеге хакына бабаларыбызның батырлыклары белән таныштырылды. Бу чарадан барлык укучылар да канәгать калдылар.
Конституция көне
- 15.12.2021
- 185
Всего комментариев: 0 | |