12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Законнарны белү һәм тормышта аларны куллану демократик җәмгыятьтә норма булып санала һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен куәтле этәргеч тә булып тора. Шул унайдан Кече Сон мәдәният йорты укучылар белән дәүләт символларын ясап, “Конституция – илнең төп законы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. Балалар иҗади эшләрен ясап, халыкның горурлыгы булган дүләт символларын белүләрен күрсәттеләр. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, имин тормыш һәм бәхет, иртәгәге көнгә ышаныч, муллык һәм җан тынычлыгы белән яши торган гомер телибез.
Конституция – илнең төп законы

- 14.12.2022
- 58
Всего комментариев: 0 | |