menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.

Һәр елны 3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми ускән балалар  язмышы йөрәкләрне сыкрандыра. "Ачның хәлен тук белми" дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дэ кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирэк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргэ ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң тугел. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга ишетергә тырышыйк, сырхауларына-шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк. Шул уңайдан, 3 нче декабрь көнне Иске Завод авыл клубы мөдире, Югары Ушма авылында гомер кичерүче кечкенә кызчык, Мәдинә Гаязованың хәлен белеп,күчтәнәчләр тапшырып, Мәдинәгә куңел күтәренкелеге,шатлык-сөенечләр генә теләде.

  • 06.12.2021
  • 135

Всего комментариев: 0
avatar