Крещ-Ерыкса мәдәният йортында балалар белән, "Хәрәкәттә бәрәкәт"- дигән исем астында, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар оештырдык. Туп белән йөрешле һәм туп йөртеш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Күп хәрәкәтле уеннардан соң, аз хәрәкәтле уеннар балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген, хәтерен арттыру һәм тынычландыру өчен кирәк.Балалар каникул дәвамында, мәдәният йортында үткәрелгән чараларда, бик теләп катнаштылар һәм күңелләре булып таралыштылар.
Хәрәкәттә бәрәкәт

- 10.01.2023
- 65
Всего комментариев: 0 | |