menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Каз өмәсе

5 декабрь көнне Югары Сон мәдәният йортында иҗат итүче " Сон бизәкләре" халык фольклор ансамбле коллективы бу елның соңгы  каз өмәсендә катнашты. Бүгенгесе үзебезнең ут күршеләребез Балык Бистәсе районы Мәшләк авылында узды. Ачык йөзле киң күңелле коллегабыз Дания тирә-күрше районнардагы мәдәният хезмәткәрләрен дә өмәгә дәшкән булып чыкты. Бергәләшеп каз йолку гына түгел, якынлашып килүче бәйрәмнәргә планнарыбыз, эш алымнарыбыз хакында да әңгәмә кордык, рәхәтләнеп җырлап-биеп көнебез үткәнен дә сизми калдык.

  • 06.12.2022
  • 62

Всего комментариев: 0
avatar