Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйбыз!
Сез – безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сезнең кайгыртуны һәм игътибарны гомер буе йөрәгебез белән сизеп яшибез. Авыр вакытларда ярдәм сорап нәкъ сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезгә сыенабыз. Әниләрнең җылы кулларын һәм назлы күз карашларын балачакта гына түгел, хәзер дә тоеп яшәүчеләр чиксез бәхетле.
Бу бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, шулай ук ятим балаларга мәхәббәт һәм җылылык бүләк иткән тәрбиягә алган аналарга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Кадерле әниләр! Тынгысыз хезмәтегез, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, күңел тынычлыгы өчен сезнең алда баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез! 26 ноябрь көнне Дусай авылы клубында ,,Әниләрнең белик кадерен" дип исемләнгән офлайн концерт оештырылды. Концертның видеоязмасы авыл группасына җибәрелде.
Кадерле, яраткан әниләребез!
- 01.12.2021
- 105
Всего комментариев: 0 | |