Күңелле стартлар – балаларны урамдагы хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Балаларның каникуллары кызыклы, мавыктыргыч үтсен өчен без, Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре күп кенә чаралар үткәрәбез. Чираттагы чарабыз 2 июнь көнне спорт мәйданчыгында "Күңелле стартлар" белән үтте. Программа шактый бай эчтәлекле булды. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартларда" катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Чарабызда катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
Күңелле стартлар – күңелле
![](/_nw/3/56123314.jpg)
- 05.07.2022
- 110
Всего комментариев: 0 | |