Тиздән безнең иң кадерле газиз кешеләребез әниләребез бәйрәме!Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын кеше юк. Ул бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлек, күңел юмартлыгын һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә. Аның кайгыртуы һәм игътибарын гомер буена тоябыз. авыр вакытларда ярдәм сорап без нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итәбез, аңа сыенабыз.
Балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеге, димәк, имин киләчәгебез әниләрнең нәфис кулында.
Сез гаилә традицияләрен, җәмгыятебезнең әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклаучы. Һәр әни балалар сау-сәламәт, көчле, уңышлы, үз иленең чын гражданы булып үссен өчен күп көч һәм сабырлык куя.Бүген без балалар белән " Күңелем түрендә син әнием!" дием исемләнгән рәсем бәйгесенә йомгак ясадык.Кечкенә рәссамнарының иҗат җимешләре белән сездә танышып китегез.
" Күңелем түрендә син әнием!"

- 30.11.2021
- 126
Всего комментариев: 0 | |