Кичке тынлык, нинди матур тынлык,
Җил дә исми, сайрамый кошлар.
Бу тынлыкның эчке торышында
Аңлата алмас матур бер моң бар!
Дуслар, килешәсездер, җәйнең матурлыгын кәнфит кәгазенә генә төреп саклыйсы, ә соңыннан кайчан телисең, шул минутта кире кайтарасы иде дә бит...
Кече Кирмән авылы мәдәният йорты әзерләгән җәйнең бүгенге киче дә бик күңелле узды. Барысы бергәләшеп җыр суздылар, шаярыштылар, төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.
Җәйге кич

- 29.07.2022
- 91
Всего комментариев: 0 | |