menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Яшьлектә калыйк әле

30 июль Комазан башы авылында "Яшьлектә калыйк әле"- дигән исем астында авыл бәйрәме үтте.  Бәйрәм чарасы урамда  башланып китте. Килгән  барлык бәйрәм кунакларын, Казан шәһәреннән килгән  пешекчеләр  пылау һәм шулпа белән сыйладылар. Бәйрәмебез соңыннан, мәдәният йортында дәвам итте. Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, күп конкурслар лауреатлары, җырчылар,"Җырлыйк әле" тапшыруын алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Татарстанның атказанган артисты, биюче  Григорий Сергеев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Валерий Шрыков, Дүсмәт авылыннан, "Җиңгәчәйләр" халык фольклор ансамбле үзләренең җыр- моңнары белән халыкны күңелле ял иттерделәр. Бәйрәмебез  дискотека белән тәмамланды.Бәйрәм чарасын үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән авылдашыбыз,  Раджив Анатольевич Ивановка авыл халкы бик рәхмәтле!

  • 03.08.2022
  • 102

Всего комментариев: 0
avatar