menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Йөз сум акчан булганчы – йөз дустың булсын

Йөз сум акчан булганчы – йөз дустың булсын. Безнең борынгы бабаларыбызның халык-авыз иҗаты юктан гына дуслык турында күп мәкаль-әйтемнәр калдырмаган. 
Халыкара дуслык көне ел саен  30 июлдә билгеләп үтелә. Тормыш хәлләре һәм үзгәрешләренә карамастан, без дусларыбызга аларның кирәк булуларын, аларны хөрмәт итүебезне әйтергә тиешбез. Әлеге бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан рәсмиләштерелгәнлеге билгеле булмаса да, ул үз популярлыгын җуймый. Нәкъ менә әлеге көнне, бәлки, кайберәүләр күптән хәбәрләшмәгән дусларына шалтыратып, бергә җыелып, вакытларын күңелле үткәрерләр, яңалыклары белән уртаклашырлар.
Шул уңайдан Баскан авылында, футбол уены буенча, Усали авылы командасын кабул иттеләр. Егетләр бар көчләрен куеп , тырышып, матур уен күрсәттеләр. Баскан авылы командасы беренчелекне алып, күрше авыл егетләрен 2 урын белән котлап, уен өчен рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп озатты. Шулай итеп, Дуслык көнен балалар тату, күңелле итеп үткәрде.

  • 03.08.2022
  • 138

Всего комментариев: 0
avatar