27 июль көнне Шәдче картлар һәм инвалидлар йортында "Игелекле эшләр көне!" уздырылды. Чара барышында Мамадыш Яшьләр үзәгенең "Игелекле эшләр юлы" ("Дорога добрых дел") дип аталган волонтерлар командасы, картлар һәм инвалидлар йортына кинопроектор бүләк иттеләр. Бу чарадан без - Ямаш һәм Көек-Ерыкса мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә читтә калмадык: концерт программасы белән чыгыш ясадык. Бу очрашулар соңгысы булмасын дигән теләктә саубуллаштык.
Игелекле эшләр көне

- 29.07.2022
- 98
Всего комментариев: 0 | |