28 январь көнне Гришкин авылы үзешчәннәре Дүсмәт мәдәният йортында бик бай программа белән концерт куйдылар. Дүсмәт, күрше авыллардан килгән тамашачыларыбыз рәхәтләнеп ял итеп киттеләр. Артистларыбыз дәртле мари биюләре белән шаккатырдылар. Хәтта концерт уртасында Гришкинлыларны "поддержать" итеп килгән яшьләр белән Дүсмәтлеләр дә кушылып сәхнә алдына чыгып биеделәр. Ә концерттан соң тагын бер тамаша булды. Бар халык Гришкинлыларга кушылып биеде. Бу бик матур күренеш. Күкләребез аяз, елларыбыз тыныч булып шулай шатлык-куанычлар белән яшәсәк иде!
Гришкинлылар булдыра

- 01.02.2023
- 47
Всего комментариев: 0 | |