menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Гасырлар кайтавазы

"Гасырлар кайтавазы" шушы исем астында Кече Кирмән мәдәният йортында югары сонлылар һәм кирмәнлеләр арасында очрашу узды. Әлеге очрашу зур бер бәйрәмгә әйләнде. Өлкән буын апайларыбыз яшь вакытларын исләренә төшереп " чүпләмле", " биеп алыш", " такмак батл" һ.б. әллә нинди уеннарын уйнадылар. Киң күңелле ачык йөзле кече кирмән дусларыбыз очрашуыбызның азагын чәй табыны артында дәвам иттеләр. 2023 нче ел милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы буларак игълан ителгәч, без үзебезнең " Сон бизәкләре" халык фольклор этнографик коллективыбыз белән районыбызда эшләп килүче фольклор коллективлар белән очрашып, күрешүне үзебезгә план итеп куйдык.

  • 07.02.2023
  • 51

Всего комментариев: 0
avatar