menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Физкультурниклар көне

8нче август көнне үзенчәлекле бәйрәм  - "Физкультурниклар көне". Без дә шушы уңайдан балалар белән Урта Сон мәдәният йортында сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме үткәрергә булдык. Балаларның спорт төрләрен аеруча да яратулары барыбызга да мәгълүм. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен төрле уеннарда сынадылар. Аларның үз командалары өчен җан атулары, шат авазлары бердәм һәм дус булуларын раслады. Әлеге чарада катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.

  • 09.08.2022
  • 73

Всего комментариев: 0
avatar