menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Этник костюмнарга сәяхәт

"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк"  дигән әйтемне күз алдында тотып, Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре 27 октябрь көнне балалар белән мәдәният йортында урнашкан "Керәшен дөнҗәсе" почмагына сәяхәт ясадык. Балалар сандык төпләреннән җыеп алынган керәшен халкыбызның киемнәре белән таныштылар. Бу безнең борынгы әби-бабайларның киеп үскән киемнәре.  Халкыбызның киемнәре, бизәнү әйберләре балаларда кызыксыну уятты.
Элек керәшен халкы да башка милләтләр шикелле үк киемнәрен тулыландыру, матурлау өчен бизәнү әйберләре кулланганнар. Балалар бу чарада шуны аңладылар: элек тә халкыбыз булдыра алганча зәвык белән киенергә тырышканнар.

  • 28.10.2022
  • 85

Всего комментариев: 0
avatar