menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә.Без-Түбән Тәкәнеш мәдәният йорты,Түбән Оча мәдәният йорты,Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее,Тулбай музее җитәкчеләре һәм җыр сөюче дусларыбыз белән берлектә Шәдче картлар йортында ял концерты тәкъдим иттек. Концертыбызда матур җырлар, күңелле скетч,курай һәм баян моңнары яңгырады, үзебезнең алып килгән күчтәнәчләребез дә аларның күңелләренә хуш килде.Анда яшәүче апа-абыйларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, аларны тәрбияләп, күңел җылысын өләшкән тәрбиячеләргә Алланың рәхмәте яусын.
 

  • 06.12.2022
  • 133

Всего комментариев: 0
avatar