menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Дүсмәттә викторина "12 декабрь - Рәсәй Конституциясе көне".

12 декабрь - Конституция көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Дүсмәт мәдәният йортында да әлеге көн уңаеннан балалар белән викторина үткәрелде. Алар Конституциягә багышланган төрле сорауларга җавап бирделәр. Сорауларга җавап бирүне уен формасында ясадык, болай эшләү балаларга бик ошады. Шулай ук дәүләт символларына кагылышлы сорауларга да алар дөрес җавап бирделәр, хәтта гимн да җырладылар.

  • 15.12.2021
  • 127

Всего комментариев: 0
avatar