Чишмә буе... Балачакның күпме истәлекләрен саклый ул! Хәер, бала-чаганың гына түгел, өлкәннәрнең дә күпме вакыты су буенда үтә иде: керләр чайкарга, ком белән самавыр агартырга чишмә буена бара торганнар иде. Каз һәм үрдәк бәбкәләре саклый - саклый нинди генә уеннар уйнамый идек. 30 июнь көнне “Васыйл” чишмәсе янына “Калфагым” фольклор коллективы һәм авылдашлар белән “Түгәрәк уенга” җыелдык. Җырлы – биюле уеннарыбыз барыбызның да күңеленә хуш килде.
Чишмә буе...

- 02.07.2022
- 99
Всего комментариев: 0 | |