menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Әбиләр һәм бәбиләр

Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз!
Кече Кирмән авылы спорт мәйданчыгында  зур бәйрәм узды. Программаның исеме үк җисеменә туры килә- "Әбиләр һәм бәбиләр". Нишләде алар анда дисезме? Әлбәттә инде,  җитезлектә, булганлыкта, осталыкта көч сынашты алар. Кем җиңде дисезме тагын? Әлбәттә, дуслык җиңде. Һәр ике команданың барлык катнашучыларына бүләкләре дә мулдан булды: аларны Кече Кирмән авылының данлыклы нәселе Зайнуллиннар өләште. "Афәрин сезгә,  хөрмәтле әбиләр, кадерле балалар!",- дип кенә өстәргә кала.

  • 02.07.2022
  • 465

Всего комментариев: 0
avatar