Балаларның җәйге ялларын күңелле итеп үткәрү өчен 5 июнь көнне Шәмәк авылы спорт мәйдәнчыгына җыелдык."Безнең гаилә"дигән исем астында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә уеннар оештырдык. Балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Алар белән берлектә килгән әбиләре, әниләре дә читтә калмадылар. Уен ахырында уенда катнашкан барлык балаларга бүләкләр тапшырдык. Барлыгы 19 бала уенда катнаштылар.
Безнең гаилә
- 06.07.2022
- 111
Всего комментариев: 0 | |