menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Без һәрвакыт әзер

Кулларына байрак тотып, быргы кычкыртып, барабан кагып, «Взвейтесь кострами!» җыры белән залга керүче пионерлар төркеме… «Пионерлар! Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә әзер булыгыз!» дигән сүздән соң, аларның хор белән «Без һәрвакыт әзер!» дип җавап бирүләре, бер сафка тезелгән галстуклы йөзләгән баланың елмаюлы йөзләре - болар әле хәзер дә шул чор кешеләренең төшләренә кереп җәфалый торгандыр. Көннәр буе пионерлар белән төрле бәйгеләргә, смотр-конкурсларга әзерләнеп, төне буе план язып, концерт өчен киемнәр тегү, кыш көннәрендә дистәләгән бала белән чаңгыда йөрүләр, җәйге походлар, укучылар белән Казанга, Волгоградка барулар… Ике арада дуслык хатлары йөрүме… Армиядәге солдат егетләр белән хат алышу, тимурчылык хәрәкәтен җәелдерү, сугыш ветераннарына шефлык итү, төрле җыеннар уздырумы… Болар ничек онытылсын да, ничек хәтердән чыксын?! Югары Сон мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән бергә " пионер учагында" бәрәңге пешереп, уеннар уйнап, шул чорларның хатирәләрен яңарттылар.

  • 23.05.2022
  • 92

Всего комментариев: 0
avatar