Ватан Геройлары көне уңаеннан, 8 нче декабрь көнне, Югары Сон мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә " Батырларның даны мәңгелек" диеп исемләнгән тематик кичә оештырылды. Әлеге кичәдә 24 Бөек Ватан һәм Хезмәт Ветераннары, 13 Әфган һәм Чечня сугышы интернационалистларының тормыш юллары белән якыннан таныштык. Әлеге бай, кызыклы информация белән элекке тарих укытучысы хәзерге китапханәче Рамил Гамир улы таныштырды. Шулай ук бүгенге көндә контракт һәм мобилизацияләнгән егетләребезнең фотоларын альбомнарга урнаштырдык.
Батырларның даны мәңгелек

- 09.12.2022
- 75
Всего комментариев: 0 | |