menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Балачак

Балачак ул –  кеше гомеренең искиткеч, ваемсыз, бер мәшәкатьсез, шатлыклы, бәхетле чоры. Һәр ата-ана балалары өстендәге күкнең тыныч, аяз булуын, алар янында һәрвакыт якын һәм яраткан кешеләр булуын, авырулар һәм кайгылар балаларыбызны читләтеп үтүен тели. 20 нче ноябрь - Бөтендөнья балалар көне дип билгеләнеп үтелә. Ул бала хокуклары кебек мөһим документ кабул ителү белән бәйле. Дөньядагы барлык балаларның бәхетле балачагын тәэмин итәргә чакыра әлеге бәйрәм! Шушы уңайдан укучылар белән Кече Сон мәдәният йортында “Бәхетле балачак” дип исемләнгән кичә үткәрдек. Бәйрәм белән, кадерлеләребез!

  • 30.11.2021
  • 146

Всего комментариев: 0
avatar