menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Бөтендөнья кул эшләре

Традицион рәвештә 16 ноябрьдә Бөтендөнья кул эшләре көне билгеләп үтелә, алар үзләренең матур эшләре белән кием-салымны, интерьерны яки мебель предметларын бизәп кенә калмый, ә яхшы кәеф, җылылык һәм уңайлылык хисе дә бүләк итә. 
Бу көн рәсми рәвештә билгеләп үтелмәсә һәм ял көне булмаса да, аның булуы барлык кул эше белән шөгәльләнүчеләр өчен бик мөһим, чөнки аларга хезмәтләре өчен беркем дә түләми, алар үз эшләреннән ләззәт алалар.Кул эше белән шөгәльләнүчеләр барысы да үз иҗатларын яратып башкаралар һәм хөрмәткә лаек, чөнки кул эше - бик җентекле шөгыль. Һәр кул эше белән шөгыльләнүче сабыр булсын, һәм аның һәр эшләнмәсе сәнгать әсәре булсын.
Бәйрәм уңаеннан Кемеш-Күл мәдәният йортында изолоннан розалар ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста бу шөгыль өчен кирәкле материаллар, ничек төс сайларга, кайсы төсләр бер-берсе белән туры килә һәм башка файдалы киңәшләр турында сөйләделәр.

  • 30.11.2021
  • 147

Всего комментариев: 0
avatar