menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Бүген Халыкара инвалидлар көне.

Бүген кешеләрне шәфкатьлелектә, мәрхәмәтлелектә сынау көне. Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Кайберәүләр тарафыннан инвалидларга салкын, битараф караш караш күзәтелә. Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
Инвалидлар декадасы уңаеннан, Зур Өске 
авылы клубы эшчеләре ,авылда яшәүче инвалид балалар Шамселов Илназ һәм Загидуллина Лилиянең хәлен белергә бардык. Аларга кечкенә генә күчтәнәчләр, җылы сүз белән куандырырга тырыштык. Безнең кечкенә генә игътибарабызга аларның әти-әниләре дә бик сөенде. Дуслар, ярдәм итик, күбрәк сөендерергә тырышыйк бу атнада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне!

  • 06.12.2021
  • 128

Всего комментариев: 0
avatar