menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк

"Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк".Декабрь башы ел саен инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. 
6 декабрь көнне без, Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре 1 төркем инвалид авылдашларыбыз-Степанова Анфиса һәм Григорьева Марияларнын өендә булдык. Алар белән аралашып, хәлләрен белешеп, дөнья яңалыклары турында сөйләшеп утырдык. Авылдашларыбыз узләренең тормышларыннан зарланмыйлар, ә Украинада барган сугышларда катнашкан ир-егетләребез өчен кайгырып утыралар. Степанова Анфиса апаның оныгы Олег та мобилизацияләнгән. Менә шуңа бик өзгәләнә Анфиса апа.  Анфиса һәм Мария апага матур теләкләребезне теләп, күчтәнәч пакетларыбызны тапшырдык. Тормыш сынавы әле сындырмасын иде үзләрен, балаларының, оныкларының матур киләчәген теләп озак яшәсеннәр иде.

  • 09.12.2022
  • 93

Всего комментариев: 0
avatar