Иске Комазан авылында балалар белән "Авылда әби белән бабайда, бик рәхәт анда!" дип исемләнгән чара үткәрдек. Балалар үзләренең җәйге хатирәләре белән уртаклаштылар,
авылның табигатенә соклануларын, су коену урыннары, дусларының күп булуын, куңелле чаралар үткәрелүен, бүләкләр алулары, әби-бабайлары тәмле әйберләр пешереп сыйлаулары турында тәфсирләп сөйләделәр, "Мин авылны яратам. ..." уены барышында туган авылга булган ярату хисләрен ихлас күңелдән чагылдырдылар, туган якны яратырга, гел шулай дус булырга сүз бирделәр.
Авылда әби белән бабайда, бик рәхәт анда
![](/_nw/3/56368364.jpg)
- 03.08.2022
- 121
Всего комментариев: 0 | |