menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.

10 нчы октябрь авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Авылыбызның бүгенге көндәге казанышлары шушы өлкәдә эшләгән авылдашларның бер  гасыр буена түгелгән маңгай тирләре бәрәбәренәдер мөгәен.1980 нче елларга күз салсак " Спартак" колхозы шул еллардагы сирәк күренешләрнең берсе  миллионер хуҗалыклар исемлегенә керә.Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләрнең тырышлыкларын күреп төгәл бәялиләр ул чорларда җитәкчебезнең үзен Гилязетдинов Ирек Әһли улын, Мухаметшина Рәйсә, Гарипова Роза, Абубакирова Венера,Шамсетдинова Разия,  Валиев Раиф, Миннеәхмәт абыйларны һәм башка кайбер  авылдашларны  "Кызыл байрак" ордены белән бүләклиләр.Бу авылдашларның күбесе безнең араларыбызда юк инде.Тик бер күрешү үзе бер гомер дип бүгенге көндә дә тынгысыз җанлы гомерләре буена алдынгылар тактасыннан төшмәгән Рәйсә апабыз белән Роза апабыз бһген үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар.Менә алар безнең бик күп орден медальләр хуҗалары.Китапханәдә оештырылган очрашу бүген шундый тырыш авылдашлар хөрмәтенә оештырылды.

  • 23.10.2021
  • 163

Всего комментариев: 0
avatar