Алтын туйлар гөрли бездә!! Авылдашыбыз Мөсфирә апаның Катмыш егете Миңнулла абый белән тормыш корып, Түбән Яке авылында гомер көтә башлауларына нәкь менә 50 ел тулган икән! Авылыбызның милләтебезнең бизәге булган " Сон бизәкләре " коллективында ике бертуган сеңелләре, балдызлары яраткан җизниләрен- апайларын шушы күркәм бәйрәмнәре белән котлап , җырлап-биеп юбилярларыбызның күңелләрен күрделәр. Юбилярларыбыз үрнәк яшәү серләре белән дә бүлештеләр. Сере дә бик гади икән, җәмәгать: "сабырлык"-, диделәр шыпырт кына.
Алтын туйлар гөрли
![](/_nw/3/16960197.jpg)
- 03.08.2022
- 117
Всего комментариев: 0 | |