8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан, Крящ-Ерыкса мәдәният йортында, "Бәхет кошым"- дигән исем астында, бәйрәм кичәсе үткәрдек. Авылыбызда яшәүче иң үрнәк гаиләләр: Анна-Георгий Петровлар һәм Ольга- Николай Яппаровларны бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Балалар үзләренең матур шигырьләрен сөйләп, чәчәк букетлары тапшырдылар. Бәйрәм җыр- биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
- 11.07.2022
- 144
Всего комментариев: 0 | |