Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Шушы уңайдан, Кече Сон мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән бергә, Илһам абый Шакировларга барып хәл-әхвәлләрен белештек. Идрис абыйсы һәм аның җәмәгате Зәкия апа тәрбиясендә яши Илһам абый. Коймак исләре чыккан, җылы, чиста өйдә туганнар бергә гөрләшеп яши. Илһам абыйның һәрвакыт яңалыклар белән кызыксынып, төрле газета укырга яратканлыгын да белеп кайттык. Һәрвакыт шулай бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.
![](/_nw/1/17669235.jpg)
- 06.12.2021
- 157
Всего комментариев: 0 | |