menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

25 ноябрь көнне Дусай авылы клубында скандинавия йөрешенең файдасы турында әңгәмә үткәрелде.

Скандинавия йөреше - махсус таяклар белән йөри торган физик активлык төре. Аның үз методикасы һәм техникасы бар.  
Скандинавия йөрешенең файдасы
1. Тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота
2. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә
3. Гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра
4. Йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә
5. Үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә
6. Арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы.
   Дусай авылы апалары скандинавча йөрүнең файдасын күрәләр һәм бик теләп йөриләр

  • 01.12.2021
  • 134

Всего комментариев: 0
avatar