menu
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!

20 май-халыкара бал кортлары көне

Бал кортлары—бик борынгы җан ияләре. Галимнәр фикеренчә, алар моннан 50 миллион ел чамасы элек барлыкка килгән. Бал җыючы беренче бал кортлары шөпшәләрдән барлыкка килгән дигән фараз бар. Эволюция барышында нәзек билләр яшь үрчемне үсемлек нектары белән генә туендыруга күчкән һәм әлеге вакытта да алар “терлек ризыгы” белән түгел, ә үсемлек серкәләре белән туклана. Бал кортларының миллионнарча ел буе үсемлек-агачларны серкәләндерүе табигатьнең төрлеләнүенә, планетада флораның тагын да үсешенә этәргеч биргән.Менә без бүген шушы иң чиста, тырыш җан ияләре хакында шушындый файдалы мәгьлүматларны коллегабыз Гөлсинә ападан ишеттек. Югары Сон төбәгендә бал кортларын 30 лап хуҗалыкта тоталар. 200 умартадан күбрәк тотучы умартачыларыбызда 3-4 хуҗалык. Андый авылдашлар күбрәк булган саен безгә рәхәт. Ни өчен дисезме? Чөнки җәй көне бөтенесенә дә экскурсиягә барабыз, алар безне тәмле бал белән сыйлыйлар.

  • 23.05.2022
  • 100

Всего комментариев: 0
avatar