Ярминкәләр гөрләп тора.
Рәхим итегез әйдә
Җырларбыз да, биербез дә,
Сынатмабыз без бер дә!
29 октябрь көнне Усәли зонасының мәдәният хезмәткәрләре районыбызда узучы шимбә ярминкәсендә чыгыш ясадылар. Ике сәгатькә сузылган программа бер тында үтеп китте.Машина йөртүчеләр, шулай ук Бердәмлек көне уңаеннан төзелгән чыгышларыбыз мамадышлыларның, ярминкәгә килүчеләрнең күңелләренә хуш килде.Шушы тынгысыз көннәрдә милләттәшләребезнең, якташларыбызның азга гына булса да борчу мәшәкатьләрен оныттырып, күңелләрен күтәргәнбез икән, димәк безнең тырышлык бушка китмәгән.
Ярминкәләр гөрләп тора...
![](/_nw/4/18904081.jpg)
- 31.10.2022
- 113
Всего комментариев: 0 | |