11 ноябрь Бөтендөньяда күз авыруларына каршы көрәш һәм аларны булдырмый калу өстендә эш көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан Югары Сон төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде.Һәрберсенең күз күремнәре тикшерелде.Күзнең күрү сәләте бозылуга илтүче телефон, телевизорларның нинди ераклыкта булырга кирәклеге һәм өзлексез карау вакыты искәртелде.Шулай ук әңгәмәбез барышында күзнең күрү сәләтен яхшыртучы витаминнар хакында да сөйләшү алып� барылды.Быелгысы елны мул уңыш биргән кызыл миләштә С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Анда шулай ук каротин һәм Р витаминнары, пектин, эфир мае, микроэлементлар (марганец, тимер) бар. Аның согын коньюктивитка каршы чара буларак та кулланалар. Шулай ук күз күремен яхшырта, чөнки аның составында бета-каротин бар. Кызыл миләш кандагы холестерин күләмен киметә, һәм күзнең басымын күтәрелүдән яхшы профилактика чарасы саналганын укучыларыбызга искәртеп үтелде.
11 ноябрь Бөтендөньяда күз авыруларына каршы көрәш һәм аларны булдырмый калу өстендә эш көнен билгеләп үтәләр.

- 30.11.2021
- 110
Всего комментариев: 0 | |